Кулланучы әлифбасы: мандаринны ничек сайларга?

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Мандариннар – бездә, беренче чиратта, кыш белән бәйле җимешләр. Мандариннар тәмле ризык кына түгел. Алар витаминнар һәм антиоксидантларның иң бай чыганагы булып санала. Ләкин мандариннан максималь файда алу өчен, аның өлгергән, пешкән булуы мөһим.

Шул кирәкле шартны ничек билгеләргә?

Беренчедән, мандарин төсенә игътибар итегез. Пешкән җимешләр ачык кызгылт сары яки кызгылт кабык белән булырга тиеш. Яшел яки алсу төстәге мандариннардан сакланыгыз, өслегендә таплар булганы да куллануга яраксыз дип санала. Алар өлгермәгән яки зыян күргәнлеген аңлата. Ләкин онытмаска кирәк, кызгылт сары төс мандарин сортына карап үзгәрергә мөмкин.

Икенчедән, мандаринны җиңел басым белән тикшерегез. Пешкән җимешләр сыгылмалы һәм басылганда бераз йомшак булырга тиеш. Әгәр дә мандарин артык каты яки йомшак булса, ул өлгермәгәндер, яисә аны дөрес сакламаганнар.

Шулай ук кабыгы текстурасына игътибар итәргә кирәк. Ул шома булырга тиеш. Җыерчыклы яки тупас кабыклы мандариннар инде "авырып киткән" яки "кондициядә түгел" икәнлеген аңлата.

Мандаринның зурлыгы һәм формасы мөһим. Оптималь зурлык уртача яки уртачадан бераз зуррак булырга тиеш. Формасы түгәрәк яки бераз овал формасында булырга тиеш, деформацияләр булмаска тиеш.

Мандаринның өлгерүенең төп билгесе - аның исе. Ул көчле булырга тиеш. Әгәр мандаринның исе булмаса, ул өлгермәгән яки бозылган икәнлеген аңлата.

Җитештерүче төргәкләмәгән мандариннарга өстенлек бирегез. Шулай итеп сез иң өлгергән, ләкин бозылмаган җимешләрне сайлый аласыз. Бер черегән мандарин калганнарын бозмасын өчен, һәрберсен җентекләп тикшерегез.

Әгәр дә мандаринны сынап карарга мөмкинлек бар икән, аны кулдан ычкындырмагыз. Аны үзегез чистартырга, кабыгыннан ничек аерылуын, анда күпме дым булуын бәяләргә рөхсәт итүләрен сорагыз. Әгәр дә сезгә тәме ошаса, мандаринны шул ук контейнердан (тартмадан) сайларга тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International