Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре шәхчи эшмәкәр П.А. И. сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау буенча сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен сәүдә кагыйдәләренә багышланган укыту семинары үткәрде.
Хезмәткәр сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү тәртибен; үлчәү чараларының төзек торышына таләпләрне; сатучының заявкаланган таләпләргә карата кулланучыга җавап җибәрү бурычы турында; кулланучылар таләпләрен канәгатьләндерү вакыты һәм тәртибе турында; кулланучыга шикаятьләр һәм тәкъдимнәр китабы бирүдә сатучының бурычы турында; шулай ук кулланучыларның теләсә нинди мәгълүматны эзләү һәм алу хокукын чикләүгә юл куймау турында.
Чара ахырында буклетлар һәм газеталар рәвешендә Кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати материаллар тапшырылды.