Әтнә районында шәхси эшмәкәр З.Т. Минаева сәүдә объектында он продукциясе күргәзмәсе презентациясе үткәрелде. Анда үз җитештерү продукциясе тәкъдим ителгән иде.
Әлеге кибет ассортиментында күп кенә он продукциясе бар: төрле эчлекле пироглар, кондитерлык әйберләре (тортлар, чәк-чәк, кырмыска оясы, пирожныйлар), икмәк эшләнмәләре һәм яңа салатларның киң ассортименты.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре катнашты, ул анда хуҗалык итүче субъект вәкилләренә, шулай ук сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, сәүдә кагыйдәләрен, шул исәптән сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен аңлатты. Сатып алучыларга товарлар һәм җитештерүче турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлегенә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүен нинди документлар белән раслауга аерым игътибар бирелде.