Сәүдә объектында семинар-уку уздырылды

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы урынбасары «Пятерочка» кибетендә җитәкче һәм сатучылар өчен Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрде. Чара барышында РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре; сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре; сатучы һәм товарлар турында аларны дөрес сайлап алуны тәэмин итүче мәҗбүри һәм ышанычлы мәгълүмат булу турында аңлатылды; пакетланган товарлар һәм икмәк продуктлары сату кагыйдәләре аңлатылды.

Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны һәм товарларны саклау шартларын үтәүне көчәйтүгә юнәлтелгән.

Алкогольле продукцияне һәм сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнарның төп нигезләмәләре турында аңлатмалар бирелде.

Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары белән визиткалар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International