«Эконом» кибете сатучыларына гамәлдәге законнарны аңлаттылар

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Спас муниципаль районы Болгар шәһәрендә «Вера» ҖЧҖнең «Эконом» кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-уку уздырды.

Чара барышында кибет сатучылары белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законының кайбер нигезләмәләре (алга таба – закон) һәм ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды. Аерым алганда, Законның 5 статьясы каралды, аның нигезендә товарларны яраклылык срогы тәмамланганнан соң сату тыела, шулай ук яраклылык срогы билгеләнергә тиеш булган, әмма ул билгеләнмәгән товарны сату тыела.

Сатучыларга сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, төрелгән товарларны һәм икмәк-булка изделиеларын сату тәртибе, шулай ук алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны ваклап сату өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләр аңлатылды.

Очрашуда катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм брошюралар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International