Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча оператив эзләү чарасын үткәрү барышында районда яшәүченең бер шешә күләмендә спиртлы сыеклыкны, махсус рөхсәтсез (лицензиясез), касса аппаратысыз һәм БДАМС системасында теркәмичә сату факты ачыкланды. Моннан тыш, граждан үз теләге белән товар үткәрү документлары булмаган, сату өчен билгеләнгән 100 мл күләмендәге ачык төстәге сыеклык биргән.
Күрсәтелгән 0,3 литрлы спиртлы сыеклык Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тартып алынды һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына тапшырылды.
Бу сыеклыкны сатучы 1995 елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ номерлы Федераль законның 18, 25, 26 статьялары таләпләрен бозган. Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган (махсус рөхсәтсез (лицензиясез) эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру). Штраф билгеләү турындагы карарны суд кабул итәчәк.