Биектау районында җирле үзидарә органнары белән профилактик чара уздырылды

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова ведомство карамагындагы Биектау муниципаль районы территориясендә Березкино авыл җирлегендә үзидарә органнары белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән таныштылар.

Семинар барышында катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы һәм сатыла торган товар турында кирәкле мәгълүмат булу турындагы таләпләр аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International