Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, халыкның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатларында, Әлки районы Базарлы Матак авылындагы «Балалар киеме» кибетендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъект өчен семинар-уку үткәрде.
Чара барышында балалар киемнәрен ваклап сату эшчәнлеген җайга салучы норматив актлар аңлатылды. Чарада катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре белән таныштылар.
Югарыда күрсәтелгән норматив актларның мәҗбүри таләпләре нигезендә, балалар киемнәрен сатканда сатучы кулланучыга сатыла торган товарлар һәм аларны җитештерүчеләр турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүматны вакытында бирергә тиеш.
Моннан тыш, мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу, тиешле сыйфатлы, алмаштырылырга тиеш булмаган товарлар исемлеге турында консультация бирелде. Төп басым сатыла торган товарларның сыйфатын раслаучы документлар булуга ясала.