Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре күп еллар Чаллы шәһәрендәге «Хезмәт ветераннары өчен пансионат» МАО белән хезмәттәшлек итә. Пансионатта ял итүчеләр белән ай саен очрашулар үткәрәләр, лекцияләр һәм викториналар оештыралар. Мондый очрашуларның максаты - Татарстан Республикасы халкының кулланучылар грамоталылыгын арттыру. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән өлкән яшьтәге кешеләр әлеге пансионатта сәламәтлекләрен яхшырта һәм үз белемнәрен арттыра.
2024 елның беренче очрашуында ял итүчеләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Гаслкоголь инспекциясе дәүләт органы эшчәнлеге белән таныштырдылар, эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенең функцияләре һәм бурычлары турында сөйләделәр, «Кайнар линия» телефоны эше турында хәбәр иттеләр: 8(8552) 71-43-03. Ял итүчеләргә һәркемнең Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы «Кайнар линия» телефоны буенча кулланучылар базары өлкәсендә бушлай консультация сорап мөрәҗәгать итәргә хокукы бар дигән мәгълүмат җиткерелгән.
Танышу әңгәмәсеннән соң кулланучы өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр таратылды. Очрашу ахырында истәлекле фотолар ясалды, бүлек хезмәткәрләре ял итүчеләргә озак еллар актив тормыш рәвеше алып баруларын теләделәр.