КФХ «Г. Р. Ш.» сәүдә объектында семинар үткәрделәр

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2024 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре КФХ «Г.Р.Ш.» (Теләче районы) сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча сатучылар өчен семинар үткәрде. Чараның төп юнәлеше - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар нормасын, РФ Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләрен, кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләрен сатучыларга җиткерү, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен аңлату.  

Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International