Халыкның хокукый белемен арттыру максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Яңа чишмә авылының КФҮдә консультация өстәле оештырды.
Үзәккә килүчеләр азык-төлек һәм сәнәгать товарлары сәүдәсе өлкәсендә, шул исәптән Интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алдылар. Һәр конкрет ситуациядә гражданнарга аларның хокуклары Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы рәвештә аңлатыла.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гражданнарны укыту кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр базарында үзен ышанычлырак хис итәргә, товарлар сатып алуга һәм хезмәтләр заказына җентеклерәк һәм сакчылрак карарга мөмкинлек бирә, бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта гражданнарны закон нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.
Чара барышында кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы брошюралар, белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары тапшырылды.