Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату гамәлгә ашырыла торган шәхси эшмәкәр Р.Р. Газизов сәүдә объектында (Арча районы) сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып, уку үткәрелде.
Кибет хезмәткәрләренә товарларны ваклап сату эшчәнлеге Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елгы 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре белән көйләнә. Югарыда күрсәтелгән законнар нормалары китерелә. Сатып алучыларга хезмәт күрсәтү тәртибе һәм кагыйдәләре, азык-төлек товарларын сату үзенчәлекләре турында фикер алыштылар.
Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.