Кызыксындырган сорауларга белгечләр җавап бирделәр

2024 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Алсу» ҖЧҖ (Балтач районы) сәүдә объектында сатучылар өчен семинар үткәрделәр.

Кибет район үзәгеннән ерак урнашкан, монда азык-төлек һәм көндәлек ихтыяҗ товарлары сатыла, шуңа күрә һәрвакыт сатып алучылар бар. Семинарда катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү һәм урнаштыру кагыйдәләре, товарларны сертификацияләү турында мәгълүмат җиткерелде. Белгечләр кибет хезмәткәрләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Чарада катнашучыларга мәгълүмат материаллары тәкъдим ителде: алдагы консультацияләр өчен контактлар белән буклетлар, шулай ук «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының чираттагы саны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International