Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Спас районы сәүдә объектлары җитәкчеләре өчен укыту чарасы үткәрде.
Чара кысаларында хуҗалык итүче субъектлар үз эшчәнлекләренә куелган мәҗбүри таләпләр белән таныштылар. Катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булуга таләпләр, кулланучылар белән конфликтлы ситуацияләрне хәл итү механизмы аңлатылды.
Моннан тыш, хуҗалык итүче субъектларга алкоголь продукциясе әйләнешен көйләүче закон таләпләре, шул исәптән сыра, аның нигезендә әзерләнә торган эчемлекләрне идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен билгеләү турында да хәбәр ителде.