Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районы КФҮ ДБУ филиалында халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне массакүләм пропагандалау максатыннан гражданнарны кабул итте. Гражданнарга куллану законнары нигезләре һәм товарлар (хезмәтләр) сатып алганда барлыкка килгән конкрет тормыш ситуацияләрендә грамоталы тәртип мисаллары, дәгъва бирү тәртибе һәм карау сроклары аңлатыла.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә яшәүчеләрне укыту кулланучыга түбәндәге мөмкинлекләрне бирә:
- товарлар һәм хезмәтләр кулланучылар базарында үзеңне ышанычлырак хис итү;
- сатып алуга җентеклерәк һәм саграк караш тәрбияли;
- товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү белән бәйле бәхәсле хәлләр килеп чыкканда гражданнарны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга этәрә.
Чара барышында «Кулланучы өчен истәлек» буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасын тапшырдылар.