2024 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров Әтнә районы Түбән Көек авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте.
Кабул итүдә гражданнарның тиешле сыйфатлы товарларны алмаштыру һәм кире кайтару очракларында аларның хокукларын яклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды; товарларга экспертиза үткәрү сроклары; кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары; техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы хокуклары.
Гражданнарга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Россия законнары нигезендә хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе аңлатылды.
Чара буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тарату белән үрелеп барды.