Контрольдә тотылган зат соравы буенча профилактик визит үткәрелде

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2024 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре профилактик әңгәмә формасында Әтнә районының Олы Әтнә авылындагы сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр. Визит контрольдә тотылган затның соравы буенча узды. 31.07.2020 елгы 248 номерлы Федераль закон нигезендә контрольдә тотылган зат контроль органга аның профилактик визитын уздыру турында гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Чара эшлекле шартларда узды, барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Шулай ук кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары да аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International