Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халык белән очрашу узды

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

25.01.2024 көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова Теләче районы КФҮ ДБУ филиалында консультация пунктында халыкны кабул итү үткәрде. Кабул итү барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре һәм Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды. Чараны үткәрүнең төп максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү һәм кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүматлылык дәрәҗәсен арттыру. Чара барышында кулланучы өчен файдалы мәгълүмат белән буклетлар һәм «Татарстан кулланучылар хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International