Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы «Кайнар линия» телефонына кулланучыдан түбәндәге эчтәлектәге сорау килде:
- Ноутбукның төзек булмавы сәбәпле сатучыга мөрәҗәгать иттем (сатып алудан соң ике көн үтте). Сатучы минем ноутбукка карата дәгъваларымны тыңламады да, башка шәһәрдә урнашкан сервис үзәгенә юллады. Ә сервис үзәгендә алар бары тик товарны диагностикалау һәм ремонтлауны гына үткәрәләр дип әйттеләр. Нигә миңа товарны ремонтлау кирәк. Мин акчаны кире алырга теләр идем. Оста мине кабат кибеткә җибәрде. Минем нинди хокукларым бар?
Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре җавап бирде:
- Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 18 статьясы нигезендә сез товарда җитешсезлек ачыкланганда сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу таләпне сез сатучыга (җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага яки вәкаләтле шәхси эшмәкәргә, импортерга) күрсәтергә хокуклы.
Үз чиратында, сатучы дип сатып алу-сату килешүе буенча кулланучыларга товарлар сатучы оешманы яки шәхси эшмәкәрне аңларга кирәк.
Җитештерүче (сатучы) тарафыннан вәкаләтләнгән оешма (вәкаләтле шәхси эшмәкәр) ул җитештерүче (сатучы) белән килешү нигезендә билгеле бер функцияләрне башкаручы һәм кулланучыларның тиешле сыйфатсыз товарга карата таләпләрен кабул итү һәм канәгатьләндерүгә вәкаләтле оешма (индивидуаль эшмәкәр).
Сервис үзәге сатучы тарафыннан билгеле бер функцияләрне үтәүгә (диагностика, экспертиза, товарны ремонтлау) һәм кулланучыларның билгеле бер таләпләрен кабул итүгә (кимчелекләрне түләүсез бетерү турында таләпләр) вәкаләтләнгән.
Һәрхәлдә, кулланучының кемгә мөрәҗәгать итәргә икәнлеген (сатучыга яки вәкаләтле оешмага) сайлау хокукы бар. Һәм сатучы тиешле сыйфатсыз товарны кабул итәргә, товарның сыйфатын тикшерергә, ә җитешсезлек килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс килеп чыкса, үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш, аны үткәргәндә сез дә катнашырга хокуклы.
Әгәр сатучының сервис үзәге белән килешүе төзелсә, сатучы товарны диагностикалау яки экспертиза өчен сервис үзәгенә тапшыра ала.
Бу очракта кулланучы сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм сатучыга ноутбук өчен түләнгән сумманы судка кадәрге тәртиптә кире кайтаруны таләп итәргә, ә дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан яки аны карау өчен билгеләнгән срокларда җавап алмаган очракта судка мөрәҗәгать итәргә һәм үз хокукларын суд тәртибендә якларга хокуклы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы дәгъва хаты төзүдә һәм дәгъва гаризасы кирәк булганда ярдәм күрсәтә ала.
Консультацияләр алу өчен сез һәрвакыт Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банковская урамы, 2а йорт, тел.884366 3-28-93.