Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәр И.И. Искәндәрова кибетендә сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде. Чара кулланучылар белемнәрен арттыру, кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү максатларында үткәрелә.
Сатучыларга һәм кулланучыларга Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезләмәләре һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары нигезендә аңлатмалар бирелде.
Чара барышында товарлар, җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүматка, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алмаштыруга һәм кире кайтаруга, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерүгә һәм урнаштыруга, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Семинар барышында хуҗалык итүче субъектларга алкоголь продукциясе әйләнешен көйләүче закон таләпләре турында аңлатмалар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы мәгълүмати буклетлар тарату белән үрелеп барды.