Әлки районы КФҮдә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырылды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече тарафыннан Әлки районы КФҮ ДБУ филиалында консультация өстәле оештырылды.

Гражданнарга кулланучылар законнары нигезләре аңлатылды, шулай ук сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп нәрсәләрне аңлаттылар.

Килүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International