Сәүдә объектында укыту чарасы уздырылды

2024 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат районының азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сату гамәлгә ашырыла торган сәүдә объектларының берсендә сатучылар һәм эшмәкәрләр өчен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ законнарын аңлатып, укулар үткәрде.

Уку вакытында сатучыларга товарда кимчелекләр табылганда кулланучыларның хокукларын, товарның кимчелекләренә карата кулланучының таләпләр кую срокларын, товарның кимчелекләрен сатучы тарафыннан бетерү һәм тиешле сыйфатсыз товарны алыштыру тәртибен, шулай ук кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукын аңлаттылар. Моннан тыш, сатучыларга кулланучының дәгъвасы кергән очракта, сатучы аңа белдерелгән таләпләргә карата җавап җибәрергә тиешлеге турында хәбәр иттеләр.

Чара ахырында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат белән брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International