Авыл җирлегендә яшәүчеләргә кибеттә консультацияләр бирелде

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Нурлат районының авыл кибетендә консультация өстәле оештырды. Сатып алучылар Кулланучылар базары өлкәсенә кагылышлы сорауларга квалификацияле җаваплар алдылар.

Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкның белемен арттыру, бу гражданнарга бозылган хокукларын яклау юллары һәм ысуллары турында мәгълүмат алуга, үз хокукларын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Шулай ук мошенникларның хәйләләренә эләкмәскә һәм банк картасына читтән торып керү мөмкинлеген бирмәскә кирәклеге турында мәгълүмат бирелә.

Барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International