Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре өлкәннәр белән очраштылар һәм «Яшел Үзән муниципаль районының Үзәк китапханә системасы» МБУ үзәк китапханәсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырдылар.
Законның иң актуаль статьяларын карадылар: кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы һәм алмаштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге; товарны сатуның дистанцион ысулы турында; товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турында; товарның кимчелекләренә карата дәгъва белдерү һәм товарның кимчелекләрен бетерү сроклары каралды.
Пенсионерлар үзләренең куллану хокуклары турында җентекләп белделәр, һәм сатып алынган товарның җитешсезлеге ачыкланса, нәрсә эшләргә кирәклеген аңладылар. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләренә ярашлы рәвештә килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирелде. Анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булуы турында хәбәр иттеләр.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы телефоны һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, күрсәтелгән темага төрле буклетлар таратылды.