Сөтне кайда сатып алу яхшырак? Сезнең алда сыйфатлы һәм куркынычсыз продукт икәнлеген ничек аңларга?
Сөт - кеше диетасында иң мөһим ризыкларның берсе. Һәр россияле уртача елына 170 литрдан артык сөт эчә. Сөт - минералларның, беренче чиратта кальцийның, шулай ук витаминнарның иң кыйммәтле чыганагы булып санала. Сөтнең сыйфаты берничә фактор белән билгеләнә. Беренче чиратта, сатып алучыларны аның табигый булуы кызыксындыра. Ә менә югары бәя һәрвакыт сыйфат гарантиясе булып торамы?
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Буа шәһәрендә яшәүче халык арасында «Сез нинди сөт кулланасыз?» дигән темага сораштыру үткәрде. Сораштыруда 17 респондент катнашты. Гади кулланучы, катлаулы химик анализлар үткәрмичә, сөттә булырга тиеш булмаган ингридиентларны билгели алмый. Шуңа күрә ышанычлы сөт җитештерүчене, «үзегезнеке» булган продукцияне сайларга киңәш итә. Кулланучыларның җаваплары түбәндәгечә иде:
- «Молочная речка» сөтен (Казан сөт комбинаты) - 10 кеше сайлаган,
- «Зеленое село» сөтенә (Ижвск шәһәре Милком АҖ) - 5 кеше өстенлек бирә,
- «Очень важная корова» сөтен (Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты АҖ) сораштыручыларның 2се куллана.