Түбән Камада профилактик визит уздырылды

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлеге хезмәткәрләре Түбән Кама шәһәрендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, контрольдә тотылган затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә рәвешендә профилактик визит үткәрделәр. Әлеге визит шәхси эшмәкәрнең бердәм дәүләт хезмәтләре порталы – ЕПГУның шәхси кабинеты аша бирелгән заявкасы буенча башкарылды.

Профилактик визит үткәрү тәртибе һәм вакыты 248-ФЗ номерлы Федераль законның 52 статьясында билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International