Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Лилия Степанова Бөгелмә муниципаль районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу» темасына лекция үткәрделәр.
Бүлек хезмәткәрләре укучыларга сатып алучының хокуклары турында сөйләделәр, Интернетта товарлар һәм хезмәтләр сатып алу кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде. Балаларны алдау схемалары, билгесез куркыныч сылтамаларга күчү, акцияләр буенча сатып алу вакытында саклык чараларын күрү һәм зур ташламаларның һәрвакытта да кулай булмавы турында кисәттеләр.
Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау буенча олимпиаданы үткәрү тәртибе һәм вакыты турында сөйләделәр, Олимпиада аларга товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда үз хокуклары һәм бурычларын, шулай ук проблемалар килеп чыкса, үз мәнфәгатьләрен яклау турында белергә ярдәм итә ала, дип аңлаттылар.
Барлык укучыларга һәм укытучыларга төрле темаларга буклетлар рәвешендә басма продукция һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.