Сарман районында Башкарма комитет белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча «күчмә мәктәп» оештырылды. Оештыручы булып Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы чыгыш ясады. Чарада территориаль үсеш бүлеге белгечләре катнашты. Кулланучылар базары өлкәсендә эшләгәндә барлыкка килгән проблемалар, Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре каралды. Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре үз практикаларыннан мисаллар китерделәр.
Моннан тыш, кулланучылар базары өлкәсендә 2023 елда башкарылган эшкә анализ ясадылар, 2024 елга план буенча чаралар эшләделәр. Чара ахырында белгечләргә халык арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат тапшырылды.