Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренең Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны реабилитацияләү үзәгендә очрашулары дәвам итә.
Реабилитация үзәгендә ай саен Чаллы шәһәренең һәм Татарстан Республикасының башка районнарыннан 30дан артык кеше ял итә һәм сәламәтлекләрен ныгыта.
Әлеге заездда мөмкинлекләре чикле актив яшьләр дәвалана.
Белгечләр ял итүчеләрне РФ законының 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы төп статьялары белән таныштырдылар, килеп туган четерекле хәлләрне мисаллар белән тикшерделәр һәм мәсьәләләрне хәл итүнең оптималь юлларын таптылар.
Тыңлаучылар бик игътибарлы, актив иде. Сораулар турында сөйләшкәндә һәркем үзе өчен мөһим һәм файдалы мәгълүматны ишетә алды. Кулланучылар базары мәсьәләләрен хәл итүдә шәхси консультацияләр, киңәшләр бирелде.
Чарада катнашучыларга «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.