Кулланучы хокуклары һәм аларны яклау

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Җәлил 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУда кулланучылар хокуклары буенча актуаль темаларга әңгәмә-фикер алышу үткәрделәр. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре үткәргән чараның төп бурычы - кулланучылар хокуклары өлкәсендә укучыларның белемнәрен формалаштыру; рациональ куллану тәртибен формалаштыру; «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп статьялары белән таныштыру. Укучыларга өстәмә хезмәт күрсәтелсә, кулланучы үзен ничек тотарга тиешлеген аңлаттылар; кулланучы хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә ирәклеген аңлаттылар. Алынган белемнәрне ныгыту өчен катнашучыларга ситуацияле бурычлар тәкъдим ителде. Практиканың конкрет мисалларында белгечләр мәктәп укучыларына Кулланучылар базары өлкәсендәге хәлләрне ничек хәл итәргә кирәклеген күрсәттеләр.

Балаларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы турында сөйләделәр, аның максаты – яшьләрнең мәгълүмати, финанс һәм хокукый белемнәрен арттыру. Үз тәэсирләре (уңай һәм тискәре) белән 11 сыйныф укучысы Артур Сәхапов уртаклашты, ул 2023 елда «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына олимпиаданың 3 этабында катнашты. Артурны олимпиадага әзерләгән тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Әлфия Сәлимгәрәева кулланучылар белемен үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт хаты алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International