Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде

2024 елның 9 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре «Альхена» ҖЧҖнең «Малинка» кибете хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрде.

Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында Россия Федерациясенең 07.02.1992 елгы 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре карала.

Бу очрашу барышында түбәндәге сораулар каралды:

- кулланучыга оешма турында кирәкле мәгълүмат бирү;

- товар өчен түләү тәртибе;

- товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучы хокуклары;

- сатып алучыдан дәгъваларны кабул итү һәм аны карау вакыты;

- гарантия һәм пост гарантия йөкләмәләре;

- бәхәсле ситуацияләрне хәл итү мөмкинлеге.

Чаралар вакытында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Сәүдә предприятиеләрендә ваклап сату бәяләре мониторингы үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International