Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Яңа Кишет урта мәктәбендә 7-9 сыйныф укучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Мондый дәресләр укучыларны кулланучыларның төп хокуклары белән таныштыра: мәгълүмат алу хокукы, тормыш һәм сәламәтлек иминлеген тәэмин итү хокукы, сыйфатсыз товарлар һәм хезмәтләр китергән зыянны каплау хокукы һ. б.
Дәреснең лекция өлеше кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нормаларына, сәүдә кагыйдәләренә кагылды. Территориаль орган практикасыннан мөрәҗәгатьләрнең аерым моментларын карадылар. Практик дәрестә сатучы адресына дәгъваларны дөрес рәсмиләштерүгә игътибар бирелде.
Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына республика олимпиадасы турында мәгълүмат бирелде һәм аны үткәрү тәртибе аңлатылды. Шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырыла торган дегустация нәтиҗәләре турында да мәгълүмат бирелде.
Белемнәрен тирәнәйтү өчен, дәрес ахырында укучыларга кулланучылар өчен брошюралар рәвешендә тарату материалы һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» дигән файдалы газета тапшырылды.