Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләре белән чираттагы очрашу үткәрделәр. Очрашу ял итүчеләр һәм белгечләр арасында турыдан-туры диалог формасында узды. Ял итүчеләр белгечләр белән кулланучылар хокукларын яклау темасына аралаштылар, тормыш ситуацияләреннән үз сорауларын бирделәр. Чарада катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп статьялары, дәгъва хаты төзү тәртибе аңлатылды. Аңлаешлы булсын өчен, практикадан мисаллар китерелде.
Чарада катнашучыларга кулланучылар базарына кагылышлы сорауларга квалификацияле һәм тулы җаваплар бирелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.
Һәрвакыттагыча, чара дустанә һәм иркен атмосферада узды. Пансионат администрациясе, үз чиратында, кулланучылар хокукларын яклау бүлеге белгечләре белән киләсе очрашуны түземсезлек белән көтүләрен билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына шәһәр халкының белем дәрәҗәсен күтәргән өчен рәхмәт белдерде.