Гражданнарның законлы мәнфәгатьләрен яклау теләсә кайсы демократик дәүләтнең төп бурычы.
09.02.2024 көнне Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «Казан» Агросәнәгать паркында кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен профилактик чаралар үткәрделәр.
Белгечләр консультациясе - сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган проблемалы ситуацияләрне урында оператив рәвештә чишәргә мөмкинлек бирә.
Кулланучыларга һәм хуҗалык итүче субъектларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, 2020 елның 31 декабрендәге ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре.
Чара актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлаткан брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати материал – белешмәлекләр тарату белән үрелеп барды.