Профилактик визит үткәрделәр

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Марат Миназов төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Әлмәт шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Әлеге визитның нигезе булып шәхси эшмәкәрнең бер ел элек алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә эшчәнлек алып баруга керешүе тора.

Хуҗалык итүче субъект вәкиленә РФ Хөкүмәтенең 30.11.2022 елның 2173 номерлы «Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аерым төр аз алкогольле эчемлекләрне идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында» карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен («Честный Знак» маркировкалау системасы) аңлатылды.

Хезмәткәрләргә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мөмкин булган хокук бозулар турында, бу өлкәдә законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү буенча чаралар турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатуда мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында хәбәр ителде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2020 елның 2463 номерлы карары белән расланган «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законы нигезләмәләренә һәм сәүдә кагыйдәләренә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International