Балтач районы Карадуган авыл җирлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

2024 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Карадуган авылында чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр. Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, авыл җирлеге белгечләре өчен укулар үткәрделәр.

Чара кысаларында сәүдә өлкәсендәге мәсьәләләр күтәрелде, атап әйткәндә: сыйфатсыз товарлар сату һәм аларны төрле очракларда хәл итү юллары турында. Гражданнарны кабул итү барышында мөрәҗәгать итүчеләргә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясенең 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Законы нигезләмәләренә, сәүдә кагыйдәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.12.2021 елның 2463 номерлы күләме, формасы, габаритлары, фасоны, төсле туры килмәгән шундый ук товарга алыштыру яки кире кайтарылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә ярашлы рәвештә аңлатмалар бирелде. «Халык контроле» ГИС системасы эше турында искә төшерделәр.

Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International