«Тәм-том» сәүдә объектында чара узды

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре, «Тәм-том» ҖЧҖ (Кукмара районы) сәүдә объектында аңлату чарасы уздырды. Хокук бозуларны кисәтү максатыннан, хуҗалык итүче субъектка һәм сәүдә объектында сатучыларга азык-төлек товарларын ваклап сату-алу килешүе буенча сату үзенчәлекләре, бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, Кулланучылар почмагы, элмә такталар булу зарурлыгы һәм товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын күзәтү кирәклеге аңлатылды.

Кулланучы һәм сатучы арасында килеп чыгарга мөмкин булган конфликтлы хәлләр тикшерелде. Шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге мәгълүмат җиткерелде.

Чара ахырында сәүдә объектына сәүдә кагыйдәләре, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы һәм контакт мәгълүматлары белән белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International