Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрелде

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре «Бәхет» ҖЧҖ (Балтач районы) кибете сатучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрделәр. Аеруча игътибарны яраклылык срокларына һәм тиз бозыла торган азык-төлекне саклау шартларын үтәүгә юнәлттеләр.

Сатып алучыларга товарлар һәм сатучы турында нинди мәгълүмат бирелергә тиешлеге; сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге; товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы; ышанычлы үлчәү җиһазлары булу зарурлыгы; хокук бозулар өчен җаваплылык турында; тикшерүләр үткәргәндә хуҗалык итүче субъектның хокуклары турында аңлатмалар бирелде.

Чара мәгълүмати материаллар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International