2024 елның 15 февралендә Саба муниципаль районы Килдебәк авыл җирлеге бинасында авыл халкы белән очрашу уздырылды һәм авыл белгечләре өчен семинар-уку үткәрелде.
Авыл халкы белән очрашуда РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Законның 18 статьясына җентекләп тукталдылар, ул товарда кимчелекләр ачыкланганда товарны кулланучы һәм сатучы арасындагы мөнәсәбәтләрне көйли. Мәсәлән, техник яктан катлаулы товарда кимчелекләр табу белән бәйле хәлләр каралды. Барлык сорауларга да закон нигезендә җаваплар бирелде.
Чара кулланучылар хокукларын яклау буенча буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасын тарату белән үрелеп барды.