Көз ишек шакый

2013 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Җәй-көз – йорт-кураларыбызны кышка әзерләү чоры. Кемдер ишеген алыштыра, кемдер заманча технологияләр, материаллар, конструкцияләр кулланып эшләнгән яңа тәрәзәләр куя. Бу өлкәдә халыкка хезмәт күрсәтүче фирмалар һәм хосусый эшмәкәрләрнең “урак өсте” бу. Тик кулланучыларның яңа ишек-тәрәзәләр сыйфатына канәгатьсезлек белдереп язылган шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләре дә нәкъ менә шушы чорда ишәя. Шул сәбәпле, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, 12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә бу өлкәдә эшләүче хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре катнашында “Тәрәзәләр һәм ишекләргә заказ бирүдә, аларны эшләүдә һәм урнаштыруда кулланучылар хокукларын яклау” дигән темага “Түгәрәк өстәл” уздырылды.

“Түгәрәк өстәл”не оештыручылар – Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре 2011-2012 елларда ишекләр кую хезмәте күрсәтү базарында катлаулы хәлләрнең килеп чыгуы турында сөйләде.  Тәрәзәләр, ишекләр эшләү һәм кую буенча килешүләрнең төп нигезләмәләре үзенчәлекләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе юристларының судларда күргәннәре чарада катнашучылар арасында зур кызыксыну белән беррәттән, бәхәсле хәлләр килеп туганда судта үзеңне яклау җәһәтеннән конкрет сораулар да тудырды. “Аврора консультант” эксперт-бәяләү фирмасы эксперты Шамил Камил улы Хәйруллинның тәрәзәләр куйганда иң еш очрый торган җитешсезлекләр турындагы слайдларга карата  аңлатмалары аеруча күп сораулар китереп чыгарды.

Очрашу кече һәм уртача бизнес вәкилләренең актив катнашында узды. Алар кулланучылар белән үзара бәхәсле хәлләр килеп чыкканда алга таба да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренә киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать итәргә ниятләнүләрен җиткерде. “Түгәрәк өстәл” ахырында кунакларга “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү” озак сроклы максатчан программасын тормышка ашыру кысаларында нәшер ителгән “Тәрәзәләр һәм ишекләргә заказ бирүдә, аларны эшләүдә һәм урнаштыруда кулланучылар хокукларын яклау” дигән брошюралар һәм “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы урын алган  китапчыклар бүләк ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International