Питрәч районында халыкның куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән чаралар уздырылды

2024 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы карамагындагы Питрәч муниципаль районына бару кысаларында Кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлаштыру дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.

Катнашучылар Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре белән танышты.

Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Шулай ук 24 исемдәге социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләр мониторингы үткәрелде, ул мәгълүматны җыю, анализлауның өзлексез һәм методик процессы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International