Балтач шәһәр тибындагы бистәнең ярминкә мәйданында һәр пәнҗешәмбе көнне Татарстан Республикасының җирле җитештерүчеләре продукциясеннән торган ярминкә уза. Ярминкәнең максаты - җирле җитештерүчеләрнең продукциясе товарларын алга сөрү, шулай ук кече бизнеста катнашучыларга ярдәм итү. Ярминкәдә һәр атна үз продукциясен «Икмәк» ПБ, КФХ «Закиров Р.М», «Җәмәгать туклануы» ПБ, «Бәхет» ҖЧҖ, «Каймак» кибете, «Арча»ҖЧҖ тәкъдим итә.
Ярминкә кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар өчен акция үткәрделәр. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә аларның төп хокуклары, сыйфатсыз товар сатылган очракта, ничек хәл итәргә кирәклеге аңлатылды. Катнашучыларның аерым игътибары РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының һәм сәүдә кагыйдәләренең төп нигезләмәләренә юнәлтелде.
Чарада катнашучылар Арча территориаль органы хезмәткәрләренә үткәрелгән чаралар өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә шундый чаралар уздырырга кирәклеген ассызыкладылар. Чаралар барышында барлык катнашучыларга кулланучылар өчен белешмәлекләр, кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати-агарту буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.