Кулланучы өчен кирәкле белемнәр турында

2024 елның 16 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегендәге айлык чаралар планы нигезендә Түбән Кама муниципаль районының 13 нче Гимназия-интернатында бүлек хезмәткәрләре тарафыннан 7 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен «Грамоталы кулланучы» темасына эчтәлекле әңгәмәләр үткәрелде. Без шундый гасырда яшибез, һәр кешенең кесәсендә камералы һәм чиксез күп мәгълүматны үз эченә сыйдыра торган кечкенә компьютер бар, аның ярдәмендә күп кенә хезмәтләрне өйдән чыкмыйча гына да алырга мөмкин, һәм теге яки бу товарны (хезмәтне) сатып алу өчен төймәгә басу да җитә. Цифрлы технологияләр үсеше яктысында хәзерге кешегә үзенең куллану хокукларын белергә һәм аларны гамәлдә куллана белергә кирәк. Бу максаттан территориаль орган практикасыннан мөрәҗәгатьләрнең аерым моментлары, кулланучы өчен кирәкле белемнәрне аңлату каралган. Кулланучының мәгълүматка хокукын, товарның куркынычсызлыгына хокукын, товарның сыйфатына хокукын, товарлар һәм хезмәтләр китергән зыянны каплау хокукын, суд яклавына хокукын җентекләп өйрәнделәр. Мондый әңгәмәләр укучыларга уңай йогынты ясый, чөнки иртәгә үк бүгенге укучыларга моның белән тормышта очрашырга туры киләчәк.

Укучыларга анкета үтәргә һәм түбәндәге сорауларга җавап бирергә тәкъдим иттеләр:

- Россиядә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон барлыгын беләсезме?

- Сезгә нинди кулланучылар хокуклары билгеле?

- Сезнең кулланучылар хокуклары еш бозыламы?

Анкета нәтиҗәсе - кулланучының законнарын һәм хокукларын гына түгел, ә яхшы кулланучының бурычларын да белүне күрсәтә.

Чаралар ахырында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасы турында сөйләделәр һәм кирәкле басма продукция тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International