Безнең бурыч - пенсионерларны үз хокукларын якларга өйрәтү

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

2024 елның 19 февралендә Яр Чаллы шәһәренең «Хезмәт ветераннары өчен Пансионат» МАУ бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре әлеге пансионатта ял итүчеләр белән очрашу үткәрделәр.

Катнашучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча лекция укыдылар. Белгечләр Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге һәм функцияләре турында сөйләделәр, Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп статьяларын җентекләп аңлаттылар.

Белгечләр тормыштан мисаллар белән Законның 18 һәм 22 статьяларының гамәли кулланылышын карадылар.

Өч ял итүче белгечләргә аерым консультация сорап мөрәҗәгать итте, аларның һәрберсе гамәлдәге закон нигезендә квалификацияле җавап ишетте. Дәгъва хаты төзүдә ярдәм күрсәтелде. Очрашу кызыклы һәм нәтиҗәле узды, ял итүчеләр чарадан канәгать калдылар. Чараның төп максаты - халыкның куллану һәм хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү иде һәм ул максатка  ирешелде.

Чарада катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен рус һәм татар телләрендәге мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.

Ял итүчеләргә үз хокукларын кулланучылар буларак яклау өчен Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8(8552) 71-43-03.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International