Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә тәкъдимнәр бирелде

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы даими рәвештә өлкән яшьтәге кешеләр белән очрашулар үткәрә. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен Саба муниципаль районының «Балкыш» сәламәтләндерү үзәгендә чираттагы чараны үткәрде.

Очрашуда катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә федераль законнарның төп нигезләмәләре, зыян күрүчеләргә зыянны түләтү кагыйдәләре, гражданның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган очракта гамәлләр алгоритмы аңлатылды, шулай ук бәхәсле ситуацияләрдә ничек эш итәргә, үзләрен мошенниклардан ничек сакларга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелде. Сыйфатсыз азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны, шул исәптән дистанцион ысул белән сатып алынганнарын да, көнкүреш хезмәтләре, финанс хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International