Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ташлама яки акция белән сатыла торган товарны кире кайтару яки алмаштыру турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр килә, чөнки сатучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законда каралган кулланучы таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарта.
Чыннан да, еш кына сатучылар сатып алучыны үз белдерүләре белән ялгыш юлга этәрәләр: «ташлама белән сатып алынган товарны алмаштыру һәм кире кайтару башкарылмый». Билгеләнгән акция (ташлама) – хуҗалык итүче субъект (сатучы) хокукы. Ул РФнең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән расланган кулланучы хокукларына берничек тә тәэсир итә алмый.
Кулланучы белемнәре һәм кулланучының юридик осталыгы үз хокукларын мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашырырга һәм хокукларны бозуга юл куймаска ярдәм итәчәк. Шуңа бәйле рәвештә Әлмәт территориаль органы тәкъдим ителгән ташламаларның сәбәпләрен аңлата.
Сәбәпләрнең берсе – сатып бетерү.
Сатып бетерү - иске коллекциядән тизрәк котылу максатларында оештырыла. Шул ук вакытта сыйфатлы товар ташлама белән сатыла. Сатучы искергән коллекцияне тизрәк сату өчен бәяләрне төшерергә карар кабул итә, яки калган товарны сата. Моның асылы үзгәрми - бу товарның кимчелекләре белән бәйле булмаган сезонлы ташлама белән сыйфатлы товарны сатып алу-сату.
Мондый тиешле сыйфатлы, әмма төсе, күләме яки фасоны буенча туры килмәгән азык-төлек булмаган товарны, РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының 25 маддәсе нигезендә сатып алынган көнне исәпкә алмаганда, ундүрт көн эчендә алмаштырырга яки кире кайтарырга мөмкин. Җитештерү кимчелекләре ачыкланганда кулланучылар хокуклары «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясында билгеләнгән, товар «сезонлы ташлама белән» сатылган булуга карамастан башкарыла.
Икенче сәбәп – товарның бәясен төшерү.
Әгәр товарда товарның үзлекләренә һәм аны турыдан-туры максатчан куллану мөмкинлегенә йогынты ясамаган ниндидер кимчелек табылса, сатучы аңа бәяне төшерә һәм зур ташлама белән бәяләнгән товар буларак сата ала. Бу очракта, сатучы сатып алганчы ук кулланучыны товарның җитешсезлеге һәм ни өчен бәясе киметелгәне турында кисәтергә тиеш. Бу кисәтү телдән генә түгел, ә товар чегында, килешүдә язма рәвештә дә ясалырга тиеш. Әгәр товарда кимчелекләр булуы турында мәгълүмат булса (мәсәлән, механик зыян; комплектлаучы детальләр булмау; төрле төсмерле әйберләр һәм башкалар), сатып алу вакытында килешкән җитешсезлекләр буенча сатучыга дәгъва белдерү законнарда каралмаган.
Сез, әлеге товарны сатып алганда, бу кимчелекләр белән килешәсез һәм киләчәктә нәкъ менә шушы кимчелекләр белән бәйле таләпләр кую хокукына ия була алмыйсыз. Әгәр дә сатучы алдан әйтмәгән башка проблемалар килеп чыкса, бу очракта сез «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 18 статьясында каралган таләпләрне куярга тулы хокукка ия.
Кулланучы товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, әгәр алар сатучы тарафыннан билгеләнмәгән булса, үз сайлавы буенча түбәндәгеләрнең берсен таләп итә ала:
- товарны алмаштыруны;
- бәяне чагыштырмача киметүне;
- товарда табылган кимчелекләрне кичекмәстән түләүсез бетерүне яки кулланучы үзе яки өченче зат тарафыннан башкарылган төзәтү чыгымнарын түләүне;
- сатып алу-сату килешүен үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә.
Таләпләрне язма рәвештә күрсәтеп, дәгъва белдерү сатучының таләпләрне канәгатьләндерү яки судка мөрәҗәгать иткән очракта үз хокукларын торгызу мөмкинлекләрен шактый арттырачак. Сатучыдан тиешле рәвештә һәм закон белән билгеләнгән срокларда белдерелгән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартуны алгач, кулланучының судка мөрәҗәгать итү хокукы барлыкка килә.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» гы закон кулланучы тарафыннан куелган таләпләрне үтәү срокларын күздә тота. Сатучы үз таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартканнан соң яки җавап алмаганнан соң, кулланучы үз хокукларын яклау өчен судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.