2024 елның 21 февралендә Әтнә районы Югары Сердә авыл Советы бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров үткәргән чираттагы күчмә кабул итү булды.
Авыл халкына тиешле белдерүләр аша кабул итү турында алдан ук хәбәр ителгән иде, һәм билгеләнгән вакытта алар үзләрен кызыксындырган сораулар белән хезмәткәрләргә мөрәҗәгать иттеләр. Кабул итү барышында түбәндәге сораулар килде:
- җиһазга бирелгән заказдан баш тарту мөмкинлеге турында;
- тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкинлеге турында;
- кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тарту мөмкинлеге турында һ. б.
Барлык сорауларга да гамәлдәге закон нигезендә җаваплар бирелде.
Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар белемнәрен баету өчен мәгълүмати материаллар тапшырылды.