Авыл җирлеге белгечләре өчен укулар үткәрелде

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Яңа Чишмә авыл җирлеге хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрде. Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хезмәткәрләрнең грамоталылыгын арттыру.

Чара кысаларында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре каралды.

Муниципаль берәмлек территориясендә җирле үзидарә органнары кулланучылар хокукларын яклау максатларында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карарга, аларга Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирергә, аларны яклау буенча судларга мөрәҗәгать итәргә, кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләргә хокуклы.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр җирле үзидарә  органнары хезмәткәрләренә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International