2024 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында Буа муниципаль районы Советы утырышы узды.
2023 елга нәтиҗәләрне Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов ясады.
Шәһәрнең Драма театры фойесында җирле товар җитештерүчеләрнең товарлары күргәзмәсе оештырылган иде.
Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Буа муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Гөлинә Шәрәфетдинова белән берлектә шәхси эшмәкәрләр һәм җирле товар җитештерүчеләр өчен консультация өстәле оештырды. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның нигезләре белән таныштырдылар, яжгыраган сорауларга җавап бирделәр. Чара ахырында барлык теләүчеләргә төрле телләрдә эшләнгән буклетлар таратылды.