Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Болгар шәһәренең КФҮга килгән кулланучылары өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация өстәле үткәрде. Гражданнарга товарлар сатып алу, шул исәптән дистанцион ысул белән дә бәйле сорауларга җаваплар бирелде.
Катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат җиткерелде.
Гражданнарга, товарлар яки хезмәтләр сайлаганда иң мөһим критерийларның берсе - мәгълүмат дип хәбәр ителде. Тулы һәм ышанычлы мәгълүматка ия булган очракта гына кулланучы үз ихтыяҗларын һәм көткәннәрен канәгатьләндерүче товарны яки хезмәтне сайлый ала.
Чара барышында шулай ук товарларның, эшләрнең һәм хезмәтләрнең сыйфаты буенча дәгъваларны карау вакыты турында аңлатмалар бирелде.
Гражданнарга мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар һәм белешмәлекләр таратылды.